Зәй чаңгычылары уңышлар яулый
21- 22 декабрьдә Бөгелмәдә СССРның чемпионы Розалин Бакиев истәлегенә ачык республика чаңгы ярышлары үтте.
Анда Зәйдән Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты.
Ярышларның беренче көнендә 3 км. га ирекле стильдә узышта Софья Пылаева өченче урын алды. Тренеры Сергей Колесов. 2 км. арага ирекле стильдә Азалия Тихонова беренче булды. Аның тренеры Ракиф Габидуллин.
Икенче көнне 3 км. га классик стильдә Софья Пылаева беренче булды. 2 км. га класссик стильдә Азалия Тихонова икенче урын яулады.
Командалар арасында зәйлеләр җиденче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев