Зәй баскетболчылары — иң көчлеләр
26-28 апрельдә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Ярышлар «Демография» илкүләм проектының төп бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән иде. Ярышларда 8 район— Зәй, Спас, Түбән Кама, Ютазы, Алексеевск, Буа, Питрәч, Кукмара командалары катнашты.
Беренчелек нәтиҗәләре буенча Зәйнең «Барс» спорт мәктәбе командасы җиңү яулады. Спаслылар — II, алексеевскийлар III, урында. Кызлар арасында ТР беренчелегенең иң яхшы MVP уенчысы булып Зәй командасы уенчысы Рамилә Ханнанова танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев