Тимур Бөтенроссия турнирының бронза призеры
26 майда Әлмәттә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры үтте. Ул «Татнефть» җәмгыяте призына оештырылды. Анда Зәйдән Тимур Маврин үз үлчәү категориясендә өченче урын алды.
Ярышларда илнең 10 төбәгеннән 110 спортчы катнашты. “Зәй” спорт мәктәбендә тренер Радик Маврин кул астында шөгыльләнүче Тимур Маврин 51 кг.га кадәр үлчәүдә өченче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев