Татарстан яулаган 13 медальнең 8е Зәй спортчыларыныкы
26-27 октябрьдә Мәскәүдә каратэ-киокусинкай буенча Советлар Союзы маршалы Еременко А. И. истәлегенә Бөтенроссия ярышлары үтте.
Анда илнең 25 төбәгеннән 600 спортчы катнашты. Алар арасында Татарстан җыелма командасы составында Зәйнең Владимир һәм Алексей Ревиннар шәкертләре яхшы чыгышлары белән аерылып торды. Яшь спортчылар тагын бер тапкыр Зәйнең каратэ-киокусинкай спорт төре яхшы куелган булуын дәлилләде.
Төрле категорияләрдә Егор Ревин, Амелия Камалиева, Марат Хөснетдинов, Роман Решетов алтын медаль яуладылар. Һәм спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәделәр. Ә Азалия Фаршатова көмеш призер булды. Бронза медальне Умукурсум Ихинданова, Элиза Агапова, Адилия Фаршатова алдылар.
«Җиңүгә омтылыш» махсус призы белән Умукурсум Ихинданова бүләкләнде.
Гомуми командалар арасында Татарстан спортчылары 13 медаль яулап дүртенче урынны алдылар. Ә шуларның сигезе зәйлеләр исәбендә. Зур уңыш яулаган спортчыларыбызны, тренерларны тәбриклибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев