Спорт сөючеләр бәйрәм итте
Узган шимбәдә шәһәрнең “Энергия” стадионында Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан шәһәркүләм чара үтте.
Ул «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» илкүләм проекты кысаларында үткәрелде.
Чарада Зәй мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең киокусинкай, көрәш, нәфис гимнастика, баскетбол, футбол, пляж волейболы, чаңгы спорты, хоккей буенча күрсәтмә чыгышларын күрергә мөмкин булды. Спорт бәйрәмен тантаналы төстә ачкан районның бюджет-финанс палатасы рәисе, үзе дә актив ветеран-спортчы Павел Байрашев, зәйлеләрнең сәламәт яшәү рәвешенә элек-электән мөкиббән булуын ассызыклады.
- Бүгенге көндә Зәй районында 18 мең кеше даими төстә спорт белән шөгыльләнә. Ләкин әле алга таба безнең максат районда яшәүче халыкның 70 процентын файдалы спортка тарту. Бүген безнең төбәктә нинди төрдәге спорт белән мавыгырга теләсәң, аның өчен шартлар тудырылган. Балалар бакчаларыннан алып ветераннарга кадәр һәрберсе үз яшь категорияләрендә төрле ярышларда катнашалар. Билгеле спортчыларыбыз республика, ил, дөнья күләмендә танылдылар. Алар безнең горурлык, яшь буынга яхшы үрнәк, - диде Павел Андреевич, спорт бәйрәмендә катнашучыларны сәламләп.
Һәм ул Татарстан Республикасының физик культура, спорт өлкәсенә лаеклы өлеш керткәне өчен чаңгы узышлары буенча спортчылар әзерләүче тренер Галия Ахунҗанова, футболчылар әзерләүче тренер Илшат Халиковка, җиңел атлетика буенча тренер Ирина Дылевскаяга Мактау билгесе тапшырды. ТР Спорт министрлыгы Рәхмәт хатына йөзүчеләрне әзерләүче тренер Рәйсә Галимова, көрәш тренеры Радик Маврин, хоккейчылар тренеры Александр Артемьев, нәфис гимнастика буенча тренер Альбина Журавлева, “Яшьлек” һәм Федор Симашев исемендәге спорт мәктәпләре инструктор-методистлары Ләйсән Бәхтевәлиева, Гүзәл Нуриева лаек булдылар. Шулай ук бертөркем спортчылар, ветераннар, хезмәткәрләр район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хатларына ия булды. Бертөркем спорт сөючеләргә “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” нормативларын үтәү сәбәпле алтын билгеләр тапшырылды.
Гаилә елы кысаларында өлкән буыннан алып кече яшьтәге оныкларына кадәр спортны үз итүче гаилә – Сәвәләй авылыннан Петровлар аерым хөрмәтләнде.
Физкультурачылар көнендә теләге булганнар шулай ук ГТО нормативларын тапшыруда һәм гаилә эстафетасында, йога һәм сәламәтләндерү гимнастикасы дәресләрендә катнаша алды.
Стадионның спорт мәйданчыкларында ветераннар арасында мини-футбол, шахмат һәм шашка, пляж волейболы һәм җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев