Селиверстовлар гаиләсе спорт эстафетасында җиңүче булды
Зәйдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Әни, әти, мин — спорт гаиләсе» дип аталган спорт ярышлары узды.
Ярышлар махсус әзерләнгән мәйданчыкта узды. Анда һәр гаиләгә үзенең киңәшләшеп эшләвен, ихтыяр көчен һәм физик чыдамлыгын күрсәтергә мөмкинлек бар иде. Чара «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының төп максатларын үтәүгә юнәлдерелде.
Ярышларда иң көчле һәм иң бердәм гаилә булып Селиверстовлар гаиләсе танылды. Алар һәр сынауны төгәл һәм җитез үтәп, физик чыдамлык, җиңүгә омтылыш һәм бер-берсенә ярдәм итүнең матур комбинациясен күрсәттеләр.
«Спорт — сәламәт яшәү рәвеше генә түгел, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен дә искиткеч мөмкинлек. Уртак чараларда катнашу берләштерә, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга, шулай ук команда рухын үстерергә ярдәм итә», — дип Зөлфия Селиверстова.
Фото муниципаль район матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев