Радмила — йөзү остасы
8-9 ноябрьдә Чистайда йөзү буенча республика ярышлары үтте.
Анда 21 командадан 540 спортчы катнашты. Зәйдән ярышларда тренер Рәйсә Галимова шәкертләре көч сынашты.
Нәтиҗәдә кече яшьтән «Зәй» спорт мәктәбе бассейнында шөгыльләнүче Радмила Григорьева 50 метр дистанция баттерфляйда — икенче, 100 метрга брасста — өченче, 100 метрга комплекслы йөзүдә — дүртенче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев