Зәйдә ике көн дәвамында барган Ринат Фәрдиев истәлегенә уздырылучы Бөтенроссия көрәш турниры тәмамланды. Анда турнирның абсолют җиңүчесе районыбыз батыры Радик Сәлахов булды.
Радик финалда Казан спортчысы Марат Миначев белән көрәшеп, көндәшен җиңүгә иреште.
Ярышның гомуми нәтиҗәләре буенча командалар арасында беренче урынны әлмәтлеләр яулады.
Икенчедә - Казанның "Зилант" спортклубы. Өченчедә - Лаеш районы командасы.
Нет комментариев