Нәфис гимнастика осталары ярышты
3 ноябрьдә Алабугада нәфис гимнастика буенча «Алтын көз» дип аталган ачык шәһәр беренчелеге ярышлары үтте.
Анда Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Туймазы һәм Удмуртиянең Можга, Кече Пурга шәһәрләреннән яшь спортчылар катнашты.
Зәйнең «Яшьлек» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Үз категорияләрендә Арина Утяганова, Мәдинә Әбделхакова беренче урыннарны алдылар. Икенчедә — Кристина Садовникова, Мирослава Исакова, Лиана Хәйруллина, Азэль Халикова, Дарина Савгильдина, өченчедә — Дарья Куприянова, Дария Угольникова, Валерия Федорова, Дарина Муханова, Зилә Бәхтевәлиева, Амелия Зиятдинова, Элина Галиуллина, Арина Тихонова. Кызларның тренерлары Альбина Журавлева, Кристина Рыцова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев