Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Махсус команда тәүге сынауга әзер

Зәйдә сәламәтлекләре чикле балалар өчен аерым хоккей командасы оештырылды.

Район җитәкчелеге һәм Татарстан адаптив спорт үсеше үзәге ярдәме белән сәламәтлекләре чик-ле балалар өчен аерым хоккей командасы оештырылды. Командадагыларның барысы да — 9нчы мәктәп укучылары.

Күнегүләрне октябрь аенда башлаганнар. Командага 16 бала йөри, аларның икесе – кызлар. Иң әһәмиятлесе – аларга бу спорт төре белән шөгыльләнү ошый. Алар белән эшләргә тәҗрибәле тренер Андрей Мельников алынган.

– Безнең бурычыбыз –балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм аларга тормышка яраклашуга ярдәм итү. Шөгыльләнә башлаганда алар тимераякта басып та тора алмый иде, хәзер күбесе бозда иркен хәрәкәт итәләр. 10 декабрьдә команда белән Казанга ярышка барачакбыз, – ди Андрей Иванович.

Узган җомгада инвалидлар декадасы кысаларында тантаналы төстә әлеге командага йөрүчеләр уены оештырылды. Чарада район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Халикова, 9нчы мәктәп директоры Гөлнара Мойкина катнашты.

– Хоккей – мавыктыргыч уен. Ул өлгерлек, көчлелек, түземлелек кебек сыйфатларны тәрбияли. Сезнең барысы да килеп чыгачак, уңышлар телим сезгә, – дип мөрәҗәгать итте Петр Сергеевич уенчыларга.

Команданың күнегүләре атнага ике тапкыр уза. Балалар белән уен төрендә шөгыльләнәләр, шул ук вакытта техник алымнарны да өйрәнәләр.


– Без улым белән мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган чараларга бик теләп йөрибез. Быел адаптив хоккей командасы секциясе ачылу яңалыгын сөенеп кабул иттек. Балаларыбыз хоккей уйнап, төрле яклап үсеш ала, үзләрен командада итеп тоя. Барлык әти-әниләр исеменнән шундый мөмкинлек тудырган өчен зур рәхмәт белдерәм, – диде Ирина ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев