Көрәшче Җәмил республика бәйгесендә уңышка иреште
Мамадыш районы Түбән Ошма җирлегендә 28 февральдән 2 мартка кадәр 2004-2006 елда туганнар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар үтте.
Анда Зәйдән Җәмил Ибраһимов катнашып, үз үлчәү авырлыгында икенче урын яулады.
Җәмил моңа кадәр дә күп төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулап куандырып тора. Бу юлы да тырыш егет сынатмады, көндәшләрен бер-бер артлы аркаларына салып, икенче урын алуга иреште. Спортчының тренеры Айрат Минһаҗев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев