Югары Мәлемдә Айзат Кашапов истәлегенә көрәш турниры узды
18 майда Югары Мәлем авылы мәктәбендә Сармашбаш егете, көрәшче Айзат Әсхәт улы Кашапов истәлегенә яшүсмерләр арасында “Зәй” спорт мәктәбе беренчелегенә көрәш турниры узды.
Айзат спортның күп төрен үз итте, ә көрәш аның җанында, рухында иде. Аның хәрәмләшмичә, үзенә хас матур алымнар белән гадел бил алышуы күпләрне сокландырды. Ул 2016 елда арабыздан китте.
Айзат Кашапов Зәй данын яклап милли һәм билбау көрәшләре буенча республика һәм Бөтенроссия ярышларында, Самара, Оренбург Сабантуйларында катнашып, призлы урыннар алды.
Ярышларны ачу тантанасында “Зәй” спорт мәктәбе директоры Рамил Фаршатов, Югары Мәлем авыл җирелеге башлыгы Ленар Сибгатуллин, Югары Мәлем мәктәбе директоры Гүзәлия Батькова, Айзатның якыннары һәм башкалар катнашты.
- Айзат безнең күрше авыл егете иде. Кызганыч, гомере кыска булды. Шул кыска гомерендә дә үзеннән соң якты эз калдырды. Без беренче мәртәбә мәктәбебездә шундый ярышны оештырабыз. Бу бик зур җаваплылык. Турнир югары дәрәҗәдә узар һәм традицион булыр дип өметләнәм. Ә көрәшчеләргә уңышлар телим, - диде чыгышында Гүзәлия Зөфәровна.
Турнирда 8 командада 60 спортчы үз көчен сынады. Үз үлчәү авырлыкларында Руслан Тучин, Фидан Насыйров, Кәрим Кәлимуллин, Җәмил Ибраһимов, Булат Сөнгатуллин, Илназ Шәйдуллин, Егор Минеев, Абдулла Бәдретдинов, Фаил Ибраһимов, Айнур Юнысов, Данил Хафизов, Анатолий Минькин, Вадим Кожемякин, Тимур Ананиев җиңү яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев