Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иске Зәйдә гаиләләр ГТОда ярышты

Иске Зәй яшьләр үзәгендә гаиләләр арасында ГТО ярышлары оештырылды.

Әти-әни һәм балаларны үзенә туплаган бәйге бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.

«Ярышлар барышында катнашучыларга үз көчләрен, җитезлекләрен, тизлекләрен һәм гамәли күнекмәләрен тикшерергә туры килде. Гаиләләр гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга бөгелү, яткан килеш гәүдәне күтәрү, озынлыкка сикерү кебек дисциплинарларда көч сынаштылар», — ди Иске Зәй яшьләр үзәге җитәкчесе Алла Уразайкина.

Барлык катнашучылар да үзара ярдәмләшү һәм команда эше нәтиҗәсендә яхшы физик әзерлек күрсәттеләр, шулай ук уңай энергия һәм яхшы кәеф алдылар.

Фотолар үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев