Йөзүчеләр сынатмый
16-17 ноябрьдә Әлмәттә һәм Чаллыда йөзү буенча төбәк ярышлары үтте. Аларда Зәйдән тренер Рәйсә Галимова шәкертләре катнашты.
Әлмәттәге ярышларда республиканың 18 командасы составында 395 спортчы көч сынашты. Анда зәйле Радмила Григорьева комплекслы йөзүдә беренче урын алды. Ә Артур Габидуллин шул ук төрдәге йөзүдә өченче урынга иреште, 3нче спорт разрядын үтәде.
Чаллыда узган йөзү бәйгесендә дә 18 командада 272 спортчы катнашты. Өч төрле йөзү ярышларында Никита Богомазов һәм Ләйлә Йосыпова икенче урыннарны алдылар. Дамир Баринов өченче булды.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев