ГТО нормативларын үтәү буенча кышкы фестиваль узды
16 февральдә Зәйнең физкультура-спорт комплексында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия нормативлар үтәү чарасының кышкы фестивале төбәк этабы узды.
Анда Зәй, Нурлат, Сарман районы командалары катнашты. Биредә гәүдәне кулларда күтәрү, турникта тартылу, пресс, алга иелү, ераклыкка сикерү, чаңгыда йөгерү буенча ярышлар булды. Нәтиҗәдә сарманлылар — өченче, нурлатлылар — икенче, зәйлеләр — беренче урын яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев