Гимнастлар сынатмады
5-6 октябрьдә Әлмәттә нәфис гимнастика буенча төбәк турниры үтте.
Казан, Лениногорск, Әлмәт, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә спортчылары арасында Зәй кызлары үзләрен осталар буларак күрсәттеләр. Ярышларда 500дән артык гимнаст катнашты.
Безнең «Яшьлек» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кызладан үз категорияләрендә Мәрьям Сәхәбиева, Мирослава Исакова, Зилә Бәхтевәлиева, Дарья Куприянова, Эвелина Чумараева, Арина Тихонова, Евангелина Мокеева, Владлена Смирнова өченче урыннарны алуга ирештеләр. Икенче урынны Ксения Солдатова яулады.
Кызларның тренерлары Ксения Рыцова, Альбина Журавлева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев