Чаңгычылар узышты
21-22 сентябрьдә Сарман районы Җәлил поселогында чаңгы-роллерда узыш буенча район башлыгы призына ярышлар үтте.
Анда 2007-2012 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Анда Зәй спортчылары да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Ярышларның беренче көнендә — 21 сентябрьдә чаңгы-роллерда узышта иң көчлеләрне ачыкладылар. 2009- 2010 елларда туган Софья Пылаева классик стильдә 5 км дистанциядә 1 урынны яулады.
2007-2008 елларда туганнар шулай ук 5 км дистанциядә ярышты. Анда пьедесталны тулысынча зәйлеләр яулады.
1 урын-Тюленева Кристина;
2 урын-Белякина Арина;
3 урын-Селиверстова Юлия.
2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында 7,5 км дистанциядә 4 нче урынны Ратмир Вәлишин алды. 22 сентябрьдә ярышлар программасында кросс 2; 3 һәм 5 км. арага булды.
2 км дистанциядә 2011-2012 елгы кызлар арасында 3 нче урынны Зәринә Биктаһирова, 11нче урынны Элина Тимеркәева, 12 нче урынны Волякова Раиса алдылар. Шул ук яшьтәге малайлар арасында 2 км дистанциядә Умылин Тимур иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, ул- 9 нчы урында.
2009-2010 елгы яшь төркемендә 3 км дистанциядә иң яхшы нәтиҗәне Тихонова Азалия күрсәтте, ул 5 нче урынны алды. 2007-2008 елгы кызлар арасында 3 км дистанциядә Тюленева Кристина 1 нче урынны, ә Белякина Арина 2нче һәм Селиверстова Юлия 5нче алдылар.
2007-2008 елгы егетләр 5 км дистанциядә иң көчлеләрне ачыкладылар, безнекеләр арасында иң яхшысы Вәлишин Әмир булды ул 4нче урынны алды. Ярышларда 200дән артык яшь спортчы катнашты.
фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев