Безнең Радик кабат чемпион
8-13 сентябрьдә Астанада Кочевников уеннары бишенче Бөтендөнья ярышлары узды.
Анда Татарстан спортчылары 17 медаль яулады, шуларның дүртесе — алтын, тагын дүрт көмеш һәм тугыз бронза медаль алынды.
Татарстан командасында чын спорт йолдызы дип безнең Зәй спортчысы Радик Сәлаховны санарга була. Милли көрәштә спортчының инде дөнья чемпионатында ике алтын медале бар, тагын өч алтынны ул Россия чемпионатында һәм алтысын Татарстан беренчелегендә яулады. Моңа кадәр җиңү аңа БРИКС уеннарында буйсынган иде, ә хәзер Радик үзенең копилкасын Кочевников уеннарының «алтыны» белән тулыландырды.
Бу юлы да Радик Сәлахов иң абруйлы абсолют категориядә (90 килограммнан артык) иң көчлесе булды. Финалда ул Казахстаннан Нурдәүләт Җарылгаповка өмет калдырмады. Тулы триумф өчен көрәшне Олимпия уеннары программасына кертү генә җитми, анда Радик, һичшиксез, теләсә кайсы көндәшне җиңәр иде.
Фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев