Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Авыллар шашка-шахмат уеннарында көч сынаштылар

13 апрельдә Зәйдә “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре командалары арасында шашка һәм шахмат буенча шәхси-команда беренчелеге узды.

Ярышларда Аксар, Поручик, Иске Маврин, Якты Күл, Баграж, Гүлкин авыл җирлекләреннән командалар катнашты.

Шашка буенча команда беренчелегендә беренче төркемдә Аксар җирлеге командасы җиңү яулады. Яктыкүллеләр – II, багражлылар III урында. Икенче төркемдә Иске Маврин команадасы көчле булуын дәлилләде. Гүлкинлеләр – икенче урында.
Ир-атлар арасында шәхси беренчелектә Газим Рәкыйпов (Аксар) – җиңүче, Намус Насыйров (Баграж) белән Руслан Маркелов (Якты Күл) икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелектә Галина Бутакова (Аксар) – I, Эльмира Ходжаева (Поручик) - II, Клара Фролова (Баграж) III урында.

Шахмат буенча команда беренчелегендә беренче төркемдә шулай ук Аксар җирлеге командасы көчле булуын күрсәтте. Яктыкүллеләр – II, поручиклылар III урында. Икенче төркемдә Иске Маврин команадасы җиңү яулады, гүлкинлеләр – икенче урында.

Ир-атлар арасында шәхси беренчелектә Руслан Маркелов (Якты Күл) – I, Алексей Жаренков (Иске Маврин) – II, Салих Зиннәтов III урынны алды. Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелектә шулай ук Галина Бутакова җиңү яулады. Поручиктан Светлана Мыслевцова һәм Гадания Борһанова икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Фотолар спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев