Әти тәрбиясен - спорт аша
14 сентябрдә Зәйнең “Энергия” стадионында Гаилә елы һәм тиздән якынлашучы Әтиләр көне уңаеннан әти һәм ул муниципаль эстафета ярышлары үтте.
Ярышлар “Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында уздырылды. Ярышларда катнашучыларны Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, җиңүчеләр республика ярышларында район данын якларга барачак.
- Әтиләр һәм уллар – сез безнең яклаучыларыбыз. Сезнең гаиләгезнең көче генә түгел, Ватаныбызның көче дә сездән тора. Бу ярышларда иң мөһиме – бердәмлек һәм бер-береңне аңлау, - дип мөрәҗәгать итте командаларга район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларга үз уллары белән махсус хәрби операциядә катнашучы ике ир дә килгән иде. Алар чын мәгънәсендә ярышларда катнашучыларда горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тудырды.
Ярышларда әтиләре белән бергә 7-12 яшьлек малайлар көч сынашты. Катнашучылар турникта мөмкин кадәр күбрәк тартылырга, баскетбол тубын боҗрага ыргытырга, бергәләп озын скакалка аша сикерергә, эстафетада таяк тапшырып йөгерергә, бергәләп кыршау эчендә җитез хәрәкәт итәргә һәм башка биремнәрне үтәргә тиеш булдылар. Сынауларда җиңү өчен әтиләргә һәм улларга көч, тизлек, бердәмлек, үзара ярдәмләшү кирәк булды. Шунысы сөендерә, командалар өчен җан атарга әниләр һәм кыз туганнар да килгән иде.
Спорт ярышлары буенча иң-иңнәр буларак әтиле-уллы Алексей һәм Егор Ревиннар танылды. Икенче урында – Айрат һәм Артур Сәмигуллиннар, өченчедә – Максим һәм Димид Савгильдиннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев