Андрей Ларьков призына чаңгы ярышлары
23-27 гыйнварда Яшел Үзән шәһәрендә атказанган спорт мастеры Андрей Ларьков призына чаңгы ярышлары буенча республика беренчелеге үтте.
Анда Татарстанның 22 шәһәр, районыннан 223 спортчы катнашты. Зәйдән анда Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбеннән спортчылар катнашты.
Беренче ярыш көнендә 5 һәм 10 километр арага классик стильдә узышта Софья Пылаева — дүртенче, Азалия Тихонова — җиденче булдылар. Икенче ярыш көнендә спринтта Софья беренче урын яулады, Азалия алтынчы булды. Өченче ярыш көнендә дә Софья Пылаева ирекле стильдә шәхси узышларда җиңүче булды, Азалия Тихонова — дүртенче, Арина Белякина — алтынчы урыннарны алдылар. Кызларның тренерлары Сергей Колесов һәм Рәкыйф Габидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев