Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җәмил – Россиянең спорт остасы

Зәйнең спорт дөньясында күңелле хәбәр.

Районыбыз спортчысы, төрле дәрәҗәдәге күптөрле көрәш бәйгеләре җиңүчесе Җәмил Ибраһимовка Россия Федерациясе Спорт министрлыгы боерыгы белән “Россиянең спорт остасы” исеме бирелде. Бу зур дәүләт бүләге алуы белән Җәмилне чын күңелдән тәбрик итәбез!
Җәмил Ибраһимов – Пусташит авылы егете, кече яшьтән милли көрәш белән чыныгып үсте. Бүген инде ул – Татарстан Республикасы беренчелегенең ике тапкыр җиңүчесе, Россия беренчелеге ярышларының көмеш медаль иясе, дөньякүләм бәйге беренчелеге җиңүчесе, билбау көрәше буенча берничә мәртәбә Россия һәм Татарстан беренчелекләре призеры.
Җәмилне көрәш мәйданына алып чыгучы тренер – Айрат Минһаҗев. Бу зур исемдә, әлбәттә, остазының да роле зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев