Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Зәйнең яшь футболчылары көндәшләрен бер-бер артлы җиңә
Бу көннәрдә Зәйнең яшь футболчылары төрле яшь категорияләре арасында бара торган республика беренчелеге ярышларының календарь уеннарында көч сынаша.
-
Зәй егете Россия чемпионатында җиңү яулады
2-4 июньдә Пермь шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Дөнья чемпионатына юллама алу өчен Россиянең 30 төбәгеннән 300дән артык иң көчле спортчы көрәште.
-
Зәйнең “Дулкын” бассейнында ирекле йөзүләр оештырыла
Зәйнең “Дулкын” бассейнында җәйге чорда ирекле йөзүләр өчен дә аерым сәгатьләр билгеләнде. Һәр атна саен ирекле йөзүләр вакыты графигы бирелеп барылачак.
-
Зәйдә укучы көрәшчеләр арасында иң-иңнәр ачыкланды
31 майда Зәй шәһәренең «Зәй» спорт мәктәбе беренчелеге өчен ирекле көрәш буенча ярышлар үтте. Анда тренер Илнар Хәйруллин шәкертләре көч сынашты.
-
Зәй көрәшчеләре спорт фестивале җиңүчеләре
2 июньдә Казанда «Туган Батыр» дип аталган көрәш фестивале үтте. Ул өч төрле – грек-рим, ирекле көрәш, грэпплинг буенча бил алышлардан торды. Ярышларда 300дән артык спортчы катнашты. Зәйдән грек-рим һәм ирекле көрәш осталары үзләрен күрсәтте.
-
Зәйнең өлкән буын спортчылары Казанда Спартакиадада көч сынашты
31 майда Казанда өлкән буын арасында уздырылучы «Өченче буын” дип исемләнгән Спартакиада үтте. Анда республиканың 43 районыннан командалар катнашты. Өлкән спортчылар өстәл теннисы, винтовкадан ату, җиңел атлетика, дартс, йөзү ярышларында көч сынашты. Зәй районыннан анда ун кешелек команда катнашты.
-
Зәй укучылары “Президент уеннары”нда кабат республика җиңүчеләре
29 - 31 майда Түбән Камада “Президент уеннары” республика этабының финалы узды. Спорт уеннарында иң-иң дип табылган 12 район командасы катнашты. Зәй данын анда Зәйнең 4нче мәктәп командасы яклады. Нәтиҗәдә безнекеләр быел да Татарстанны илкүләм ярышларда тәкъдим итү хокукы алды.
-
Тимур Бөтенроссия турнирының бронза призеры
26 майда Әлмәттә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры үтте. Ул «Татнефть» җәмгыяте призына оештырылды. Анда Зәйдән Тимур Маврин үз үлчәү категориясендә өченче урын алды.
-
Зәй йөзүчесе Радмила республика ярышлары призеры
22-24 майда Казанда Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган йөзү ярышлары үтте. Яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүне күз уңында тоткан бәйгедә Зәй кызы Радмила Григорьева өченче урын алды.
-
Спорт клубы Кубогы Зәй көрәшчеләрендә
26 майда түбән Камада ирекле көрәш буенча “ЗЕВС” спорт клубы Кубогына турнир үтте. Анда Зәйнең тренер Илнар Хәйруллин җитәкчелегендәге яшь спортчылар командасы җиңү яулады.
-
Ир-егетләр волейбол уйнады
25 майда Зәйнең «Старт» физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә авыл җирлекләренең ир-егетләр командалары “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларында көч сынашты.
-
Футбол матчы кунаклар файдасына тәмамланды
26 майда Зәйнең «Энергия» стадионында ир-егетләр командалары арасында футбол буенча Татарстан беренчелегенең беренче лига календарь уеннары кысаларында Зәйнең “Барс”ы белән Әлмәт командасы очрашты.
-
Зәй көрәшчесе - Марат бәйге призеры
22 майда Чаллыда грек-рим көрәше буенча муниципаль ара турнир үтте. Анда “Зәй” спорт мәктәбеннән Марат Талибуллин катнашып көмеш медаль алды.
-
Җиңел атлетикада Зәй районы командасы – көмеш медаль иясе
25 майда Зәйнең “Энергия” стадионында XXI “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы кысаларында республиканың район авыл җирлекләре спорт сөючеләре арасында җиңел атлетика беренчелеге ярышлары үтте. Анда Татарстан районнарыннан 7 команда катнашты.
-
Зәйнең ирекле көрәш осталары Түбән Камада җиңү яулады
Зәй яшүсмерләрен һәм балаларны ярышларга тренер Илнар Хәйруллин әзерләде.