Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Россиядә - Гаилә елы

Гаилә учагы капсуласы илебезнең үрнәк парларын барлый

Быел илебездә Гаилә елы игълан ителү сәбәпле, матур парлар, ишле гаиләләр катнашындагы төрле чаралар аеруча калкуланды.

Бүген Зәйнең никахлашу йортында да искиткеч күркәм вакыйга булды. Биредә өч буын гаилә парлары чәчләрен чәчкә бәйләп гомер итүләренең түгәрәк юбилейларын билгеләп үттеләр. Алай гына да түгел өч буын гаилә пары, ил буйлап сәяхәткә чыккан «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын Зәй районы гаиләләре исеменнән Лениногорск районы гаиләләренә тапшыру миссиясен дә башкардылар.

Күркәм чараның мөхтәрәм кунаклары Зәйдән Борис Александрович һәм Роза Шәйхразиевна Таймасовлар, аларның кызы гаиләсе — Альбина һәм Юрий Селиверстовлар, оныклары — Аделина һәм Алексей Кузьминнар, Лениногорск районыннан җиде балалы Елена һәм Константин Лобановлар булды.

Роза ханым һәм Борис Таймасовлар агымдагы елның 23 февралендә бергә тормыш коруларының 45 еллыгын — сапфир туйларын билгеләп үткәннәр. Бүген аларның матур гаилә учагын кызлары Альбина һәм Олеся үз дәвамчылары белән тулыландыра. Өлкән буын кызларының һәм оныклары — Аделина, Дмитрийның, оныкчыклары — Полина һәм Матвейның бәхетле тормышына куанып яши. Борис Александрович хезмәт юлын машина йөртүче һөнәренә багышлаган, ә Роза ханым көнкүреш хезмәт күрсәтү сферасында эшләгән, шәһәр Советы депутаты булган.

— Без тормыш иптәшем Борис белән очраклы гына таныштык, әмма бу Ходай тарафыннан кушылган эш булган, бүгенге көнгәчә бер-беребезне аңлашып-санлашып тату гомер итттек. Балаларыбыз, оныкларыбызга да бер-берегезгә хөрмәт күрсәтеп яшәсәгез гаиләләрегез ныклы булыр, дип өйрәтәбез, — ди Роза Шәйхразиевна.

Таймасовлар гаиләсенә сапфир туй уңаеннан юбилей таныклыгы тапшырылды.

Ә менә аларның кызы Альбинаның тормыш иптәше Юрий Геннадьевич белән кавышуларына 25 ел тулган. Селиверстовлар гаиләсе көмеш туйларын билгеләп үтә. Никахлашу йортындагы тантанада күркәм пар көмеш балдаклар алыштылар. Юрий Геннадьевич машина йөртүче, ә Альбина Борисовна район Советында эшли. Алар район күләмендә уздырылучы мәдәни, спорт чараларының уртасында кайный. Аларның уртак мәхәббәт җимеше кызлары — Аделинаның үз пары Алексей белән өйләнешүенә дә быел биш ел икән.

— Илебездәге Гаилә елында безнең гаиләдә берьюлы өч туй — сапфир, көмеш, агач туйлар билгеләнеп үтү һәрберебезне дулкынландырды. Иң мөһиме һәрчак менә бүгенгедәй һәрберебезгә, гомумән, һәр гаиләгә шатланып, парлы учакны сүндермичә яшәүләрен телим,- диде Альбина Борисовна.

Селиверстовлар да, Кузьминнар да никахлашу йортының махсус юбилей таныклыклары белән бүләкләнделәр.

— 23 гыйнварда Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елын ачу тантанасы булды. Тантанада Петр һәм Феврониянең изге ватаны Муромнан гаилә учагы уты китерелде, аның бер өлеше илнең барлык төбәкләренә тапшырылды. 6 мартта Түбән Каманың никахлашу сараенда алты балалы Илнур һәм Дарья Хуҗиннар гаиләсендә җиденче бала —кызлары Аксинья дөньяга килү уңаеннан исем кушу тантансы үтте. Әлеге матур чара азагында Хуҗиннар гаиләсе Зәй районыннан Әхмәтҗановлар гаиләсенә «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын тапшырды. Илгиз Нургали улы һәм Энҗе Габделбәр кызы Әхмәтҗановлар — дус, иҗади гаилә, аларның ике балалары бар. Ир белән хатын хезмәт эшчәнлеген мәдәниятне үстерүгә, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуга һәм арттыруга багышладылар. Аларның уртак хезмәтләре нәтиҗәсендә «Җәүһәр» халык фольклор ансамбле төзелде, әлеге коллектив төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңү яулап килә. Энҗе Габделбәровна — районда «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Әхмәтҗановлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале ияләре дә. Ә бүген алар кабул иткән гаилә учагы капсуласын без Лениногорск районыннан килгән күпбалалы гаилә Лобановларга тапшырабыз, Гомумән, «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласына кагылган һәр гаилә үрнәк парлар, — диде Зәйнең никахлашу сарае җитәкчесе Гөлфия Вәлишина.

Роза һәм Борис Таймасовлар «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын тантаналы төстә Елена һәм Константин Лобановларга тапшырдылар.

Күркәм эстафета әнә шулай сапфир туйларын билгеләп үткән өлкән буын пардан 19 ел тату гомер итүче, җиде балага гомер биргән Лобановларга күчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев