Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең «Радость» үзәгендә Ленинградның камалыштан чыккан көненә багышланган чара узды

Ленинградның камалыштан тулысынча азат ителүнең 80 еллыгы уңаеннан Зәйнең «Радость» үзәгендә мәктәп укучылары өчен «Син нык тордың, Бөек Ленинград!» дигән хәрби-патриотик чара үткәрелде.

1944 елның 27 гыйнвары — Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 80 ел тулды.

Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр — 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.

Камалышның беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Иң кыены — сугышчыларны һәм шәһәр кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү. Булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 елның 2 сентябреннән азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 25 декабреннән Ленинградта яшәүчеләр: эшләүчеләр — 350 грамм, хезмәткәр, балалар һәм кеше тәрбиясендә булучылар 200 грамм ипи ала башлыйлар. Ашау нормасы биш тапкыр киметелә. Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетәләр. Йортларда, урамнарда, кая карама — үле гәүдәләр, аларны хәтта җирләп тә өлгерә алмыйлар. Әмма бу ленинградлыларны тез чүктерә алмый.

Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл — Ладога күле аша озатыла. Бу — боз каткан күл буйлап узучы данлыклы «Яшәү юлы». Шәһәрдән кешеләрне дә шушы юлдан алып чыгалар. Аннан 152 көн файдаланалар. Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына. Беренче кыштан соң яз җитә. Ул беренчесенә караганда бераз җиңелрәк була. Шәһәр бирешми. Ул үзен геройларча яклый. Шәһәргә ил ярдәм итә.

Ленинградның камалыштан тулысынча азат ителүнең 80 еллыгы уңаеннан Зәйнең «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә үз илең һәм халкың өчен патриотизм, горурлык хисе тәрбияләү, Ленинград блокадасы, совет халкының батырлыгы турында балаларның күзаллауларын киңәйтү максатыннан мәктәп укучылары өчен «Син нык тордың, Бөек Ленинград!» дигән хәрби-патриотик чара үткәрелде.

Чарада «Сугышчан бердәмлек» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе башлыгы Рәмис Минһаҗев катнашты.

«Очрашу барышында укучылар илебез тарихының фаҗигале бите — блокадалы Ленинград тормышы турында турында белделәр. Алар игътибарына „Блокадалы Ленинград“ видеоролигы, „Блокадалы икмәк“ экспозициясе тәкъдим ителде», — ди үзәкнең социаль педагогы А. Гайсина.

Чара без бүгенге көндә тыныч, матур тормышта яшәвебез белән горурланырга һәм сугышта башларын салганнарны беркайчан да онытмаска тиеш, дигән сүзләр беән төгәлләнде.
Фотолар «Радость» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев