Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең яшь математиклары илкүләм турнирларда сынала

23-25 февральдә Түбән Камада П. А. Широков исемендәге математик турнир үтте.

Бу кышкы турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстан һәм Кипрдан 349 команда катнашты. Зәй данын анда кече фәннәр академиясендә педагог Лилия Шаяхмәтова кул астында шөгыльләнүче IV-VII сыйныф укучыларыннан торган ике команда яклады. «Лига 5» командасында чыгыш ясаган Арина Бочкарёва, Дарья Белова, Алиса Кубышкина, Раил Яхин һәм «Лига 7» командасы составындагы Анжелина Васильева, Диләрә Кәримуллина, Миләүшә Мөхәммәтдинова, Камил Хуҗин өч көн эчендә 4әр уенда катнаштылар. Турнирның беренче көнендә «Математик домино» уенында ике команда да икенче урын алуга иреште. Ә калган ике көндә «Лига 7» командасы «Математик бонуслар» һәм «Математик крест-нольләр» уеннарында өченче урынны яуладылар. Гомуми нәтиҗә буенча «Лига 7» турнир таблицасының икенче урынын алды. Шул рәвешле Зәйнең яшь математиклары зур шәһәрләр командалары өчен дә җитди көндәш булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев