Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә унберенче сыйныф укучылары өчен БДИга әзерлек чарасы үтте

8-29 декабрь көннәрендә республикада шул исәптән безнең районда да «Барысын да белем хәл итә: белгечләр белән күзтәбез!» акциясе үтте. #образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2024 #готовимсявместерт #готовимсякГИА

Анда унберенче сыйныф укучылары БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең төп үзенчәлекләре белән танышу белән беррәттән,  үз көчләрен  сынап карадылар, педагоглар белән бергә контроль-үлчәү материалларының демонстрацион версиясен хәл итү барышында алынган нәтиҗәләрне анализладылар. Акция  «эшлекле уен» формасында оештырылган иде, анда чараны оештыручылар белән бергә техник белгечләр һәм җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында әле тагын бер елдан соң гына имтихан бирергә тиешле  кече иптәшләре катнашты. Нәтиҗәдә алар да БДИ оештырылуын карадылар.  
- Мондый чаралар күп авырлыкларны җиңеп була икәнен аңларга ярдәм итә. Уңышлы әзерлекнең ачкычы - уку процессының тотрыклылыгы һәм системалылыгында”, - ди район мәгриф идарәсе белгече Венера Әюпова.
Әлеге чара Зәйнең 6нчы мәктәбендә 23 декабрь көнне үтте. Анда 115 унберенче сыйныф укучысы үз белемнәрен сынады. Ә унынчы  сыйныф укучылары аудиториядә оештыручылар, аудиториядән тыш оештыручылар, җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында катнашты. Чарадан соң муниципаль дәрәҗәдә йомгак ясалды, укытучылар биремнәрне үтәгәндә укучыларның типик кыенлыкларына һәм хаталарына анализ ясап аларны балаларга җиткерделәр. 
#образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2024 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев