Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә укучыларга пенсия турында сөйлиләр

Татарстанда укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен күтәрү буенча мәгълүмати кампания старт алды.

Хәбәр иткәнебезчә, Татарстанда укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен күтәрү буенча мәгълүмати кампания старт алды. Аның кысаларында бүген Россия Социаль фонды Татарстан бүлегенең Зәйдәге клиентлар белән эшләү оешмасы хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләрендә беренче дәресләр бирделәр.

Шундый беренче очрашу шәһәрнең 3нче мәктәбе VIII сыйныф укучылары белән үтте.

- Без укучылар белән интерактив танып белү дәресе үткәрдек, пенсия хокуклары, аларның формалашу тәртибе белән таныштырдык, булачак пенсия турында яшьтән үк кайгырту һәм «ак хезмәт хакы» алып эшләү кирәклеге турында сөйләдек, - ди Зәйнең клиентлар белән эшләү бүлеге белгече Лилия Әгъләмова.


Алга таба да алар укучылар белән очрашуларны дәвам итәчәк.


Исегезгә төшерәбез, белем алучы укучы яшьләр өчен Россия Социаль фондының рәсми сайтында «Укучыларга пенсия турында» дигән интернет-ресурс эшли, анда Россия пенсия системасының төзелеше һәм булачак пенсияне ничек дөрес формалаштыру турында аңлаешлы һәм мавыктыргыч мәгълүмат бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев