Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә укучылар «Яшь медик» өстәмә белем бирү программасы үтә

Зәйнең 3нче мәктәбендә укучыларны кече яшьтән профориентация юнәлешендә укыту максатында медицина сыйныфы эшли.

Укучыларга Чаллы медицина колледжы белән үзәк дәваханә белгечләре берлектә «Яшь медик» өстәмә белем бирү программасы кысаларында курслар алып баралар.

Шул рәвешле укучылар мәктәп эскәмиясендә үк беренче медицина ярдәме күрсәтү, сәламәтлек сагы хезмәткәре белгечлеге буенча өстәмә белем үзләштерә.

Теоретик белем Чаллы колледжы педагоглары тарафыннан онлайн форматта һәм мәктәпкә килеп тә алып барыла. Ә үзәк дәваханә белгечләре исә укучыларга практик белем бирә. Мәсәлән, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте фельдшеры Иван Яшин укучылар белән инде берничә дәрес уздырырга өлгергән. Ул беренче медицина ярдәмен хәле начарайган кешеләргә күрсәтүне, кискен авытулар булганда нәрсә эшләргә, агулану очрагында ничек ярдәм итәргә икәнлеген өйрәткән.

Шулай ук укучылар кан басымын үлчәргә, пульсны тикшерергә, яраларны эшкәртеп бәйләргә һәм башка беренчел медицина ярдәменә өйрәнәләр.

Иң-иң тырышларга аерым игътибар да бирелә икән. Мәсәлән, узган уку елында Аделина Кравцова, иң яхшы укучы буларак Чаллы медицина колледжында «Бер көнлек студент» чарасында катнашу хокукына ия булган. Ул Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсендә булып реанимация бүлеге эшен караган, кан анализы алуда катнашкан һәм башка эшләрне башкарырга өйрәнгән.

— Әлеге программаның төп максаты — укучыларга медицина буенча башлангыч белем бирү, төрле терминнарны аңларга өйрәтү, сәламәтлек сагы белгече һөнәренә кызыксыну уяту, сәламәт яшәү рәвешен алып бару мөһимлеген сеңдерү, — ди биология укытучысы Анна Рафаилова.

Бүгенге көндә 3нче мәктәпнең медицина сыйныфында 27 укучы белем ала. Узган ел исә әлеге мәктәптән ике укучы медицина уку йортларын сайлаган. Аларның берсе тугызынчыны тәмамлап Түбән Кама медицина колледжына кергән Милания Волякова, икенчесе унберенчене тәмамлап Алабуга медицина колледжына кергән Роман Максимов. Әлеге укучылар икесе дә мәктәптә «Яшь медик» өстәмә белем бирү программасын үткән.

Айгөл Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев