Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә «Кеше. Закон. Хакыйкать» клубының соңгы утырышы үтте

21 декабрьдә үзәк китапханәдә «Кеше. Закон. Хакыйкать» клубының быелгы соңгы утырышы узды.

Утырыш кысаларында 4нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары өчен «Без бердәм булганда — Россия көчле» дигән чара үтте.Китапханәчеләр укучыларга Россия тарихының әһәмиятле битләре турында сөйләделәр, бары тик дуслык һәм бердәм булганда гына теләсә нинди сынауларны җиңеп булуын аңлаттылар.

-«Пантомима», «Мәкальне дәвам ит», «Календарь» уеннары һәм конкурслары бик кызыклы үтте. Укучылар «Минем Россиям» викторинасы сорауларына актив җавап бирделәр, видеороликлар карадылар. Алар без бердәм булганда илебезнең көчле булуын, безнең көчебез бердәмлектә булуын аңладылар, — ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев