Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә балалар белән интернет челтәрендә куркынычсызлык турында сөйләштеләр

17 гыйнварда Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге базасында балалар өчен интернетта куркынычсызлык темасына өстәл уены үткәрелде.

Балалар чиксез интернет-космос буенча мавыктыргыч «сәяхәткә» чыкты. «Аларны ялган планеталардан, таныш булмаган кешеләрдән, кибербуллингтан, мошенниклардан сынаулар көтте. Балаларга бөтен юлны үтәр өчен интернетның иң караңгы почмакларындагы яшерен куркынычларны һәм серләрне үтәргә туры килде», — ди үзәк психологы Марина Кицнак.

Чара барышында катнашучылар онлайн-кырда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләштеләр, компьютер киңлегендә үзеңне һәм шәхси мәгълүматларыңны саклау өчен киңәшләр бирелде.

Фотолар социаль үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев