Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй укучыларына кулланучылар хокукы турында сөйләделәр

21 мартта Зәй үзәк китапханәсендә «Кеше. Закон. Хакыйкать» клубы кысаларында «Сез, сатучы һәм хокук» дигән танып белү сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты — кулланучылар хокуклары һәм аларны практик куллану күнекмәләре турында белемнәрне формалаштыру.

«Очрашуда катнашучыларга кулланучы һәм аның хокуклары турында аңлатылды. Чарага ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина чакырылган иде. Ул укучыларны „Кулланучылар хокукларын яклау турында“ Закон белән таныштырды, сатып алучыга һәм сатучыга теге яки бу ситуациядә үзен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде, файдалы киңәшләр бирде, укучыларга буклетлар таратты. Аннан балалар „Грамоталы кулланучы“ викторинасы сорауларына актив җавап бирделәр», — ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Чарада район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев та катнашып, укучыларга хокукларын аңлатты.

Фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев