Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итәләр

Билгеле булганча, бу уку елында Зәйнең X-XI сыйныф укучылары өчен ГРЭС предприятиесе Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә инженерия-энергетика юнәлеше буенча өстәмә белем үзләштерү максаты өчен профильле сыйныфлар ачты.

Билгеле булганча, бу уку елында Зәйнең X-XI сыйныф укучылары өчен ГРЭС предприятиесе Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә инженерия-энергетика юнәлеше буенча өстәмә белем үзләштерү максаты өчен профильле сыйныфлар ачты. Унынчы сыйныфта укучы 23 яшүсмер профилле укыту курслары үтә, ә унберенчедә белем алучы 14 укучы БДИга әзерләү этабы уза. Укыту онлайн форматта атнага ике тапкыр КДЭУ педагоглары тарафыннан алып барыла, ә соңрак аларга теоретик белемнәрне гамәлдә карау өчен предприятиегә чыгу мөмкинлеге дә тудырылачак.

Узган атнада ГРЭС тарафыннан әлеге укучылар өчен Казанга энергетика университетына экскурсия оештырылды. Биредә алар өчен «Ачык ишекләр көне» үтте. Иң башта аларга университет, укыту программалары, өстәмә шөгыльләр өчен тудырылучы мөмкинлекләр, тулай торак шартлары турында тулы мәгълүмат бирелде. Аннан соң укучылар укыту-эзләнү, фәнни-тикшеренү лабораторияләрендә, электроника, цифрлы технологияләр, икътисад институтларында булдылар.

Чара барышында шулай ук яшүсмерләргә презентацияләр, танып белү-уен проектлары, мастер-класслар күрсәтелде, тулай торак, иҗади, спорт, фәнни эшчәнлекләр өчен мәйданчыклар тәкъдим ителде. Соңыннан укучылар университетка укырга керү өчен документлар тапшыру тәртибе, өстәмә баллар туплау өчен тудырылучы мөмкинлекләр хакында да белделәр.

Әлеге профориентация юнәлешендәге очрашудан укучылар яхшы эмоцияләр, киләчәккә максатлар белән кайтты.

фотолар ГРЭСтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев