Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй укучылары шәһәр прокуратурасында булды

Бүген,18 гыйнвар көнне, Зәйнең С.Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең өлкән китапханәчесе Зөлфия Гыйльманова «Кеше. Закон. Чынбарлык» клубы эшчәнлеге кысаларында шәһәрнең 4нче мәктәбе X сыйныф укучылары өчен шәһәр прокуратурасына экскурсия оештырды.

«Бу беренчедән инде һөнәр сайлау алдында торган безнең укучылар өчен профориентация кысаларында мөһим булса, икенчедән закон сагында торучыларның шәхсән үз авызыннан дәүләттә прокуратура эшчәнлегенң ролен ишетү өчен дә яхшы булды,» — ди унынчыларның сыйныф җитәкчесе Роза Борисенко.

Укучыларны прокуратура органында хезмәт итү спецификасы белән шәхсән шәһәр прокуроры Сергей Урванцев таныштырды. Прокурор ярдәмчесе Рузинә Латыйпова прокуратура органнарына эшкә алу тәртибе, хезмәткәрнең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде.

— Без мондый очрашуны оештырулары өчен прокуратура хезмәткәрләренә бик рәхмәтле. Яшь буынны тәрбияләүдә әлеге чараларның роле зур. Алар бөтенләй башкача фикерли башлый, — диде Зөлфия Гыйльманова сәяхәткә нәтиҗә ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев