Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй укучылары ГРЭСта энергетика тармагы һөнәрләре белән танышты

Кичә Зәйнең ГРЭС предприятиесендә агымдагы уку елы башыннан шәһәр мәктәпләренең X сыйныфларында укучылардан оештырылган махсус энерготөркем классында һөнәри юнәлеш алучы 23 егет һәм кыз өчен «Үзеңне һөнәрдә сынап карау» дип исемләнгән квест оештырылды.

Биредә яшүсмерләрне станция буйлап кызыклы сәяхәт, ребуслар чишү, төрле сюрпризлар көтә иде.

— Безнең предприятие яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүдә катнашып, даими төстә үз станциябез эшчәнлегендә күрергә әзер. Без сезне бүген үзебезнең киләчәк хезмәттәшләребез итеп күрәбез. Ныклы белем алып безнең арага кайтырсыз, дип өметләнәбез, — диде ГРЭС директоры урынбасары Рамил Галиуллин.

Ул ГРЭСның республикабызда электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итү буенча флагман булуын да ассызыклады, станциядә хезмәт куюның абруйлы булуын белдерде. Быел 60 еллыгын билгеләп үтүче станциянең Татарстан, ил өчен мөһим объект икәненә басым ясады. Тиздән булачак энергетикләрның һөнәри бәйрәменә предприятиенең хезмәт уңышлары белән килүен әйтте.

Иң башта укучыларга предприятиенең мөһим объект булуы искәртелеп, куркынычсызлык инструктажы үткәрелде. Аннан балалар үзләренә бирелгән ребусны чишеп, станция хезмәткәрләре озатуында предприятие буйлап сәяхәткә киттеләр.

Хезмәткәр Регина Волкова сәяхәт барышында балаларга селфилар ясап, фотоларны җибәрергә тәкъдим итте. Иң үзенчәлекле булган фотосурәтләр предприятиенең фотоархивына алыначак, дип белдерде.

Предприятие белгече Сергей Козяков укучыларны ГРЭС музеена алып кереп биредәге тарихи архифактлар белән таныштырды.

Балалар интерактив музей ярдәмендә предприятие турында тарихи, үзенчәлекле мизгелләр хакында сөйләнүче видеофильмнар карый алдылар. Биредә ГРЭС турындагы сорауларга җаваплар алу да мөмкин булды.

Алга таба балалар предприятиедә куркынычсызлык кагыйдәләренең төгәл үтәлүе мөһим булуын искәрткән, төрле авыр әйберләрнең югарыдан килеп төшү куркынычы булган урын икәнен күрсәтүче махсус урында да булдылар. Анда травмалар алудан саклану чаралары аңлатылды.

Укучылар махсус эш киемнәре киеп, тирда атып та карады, предприятие хезмәткәрләре белән аралашып, аларның эш үзенчәлекләре белән танышты.

Соңыннан укучыларга торт белән чәй эчү мөмкинлеге тудырылды, һәркем ГРЭС логотибы төшерелгән кружкалар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев