Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй политехник көллиятендә Фән көне уңаеннан интеллектуаль чара үткәрелде

Чараны физика укытучысы Наталья Чернова студентларда фәнгә, тикшеренүләргә һәм ачышларга кызыксыну максатында уздырды.

Бүген — Россия фәне көне. Өч йөз ел элек — 1724 елның 8 февралендә Петр I тарафыннан Россия Фәннәр академиясенә нигез салына. Россия Президенты Указы белән 1999 елдан башлап әлеге көн Россиядә фән көне буларак билгеләп үтелә. Татарстанда 2024 ел Фәнни-технологик үсеш елы шигаре астында уза.

Россиядә фән көнен академиклар, галимнәр, профессорлар һәм студентлар билгеләп итә. Бүген Зәй политехник көллиятендә I-II курс студентлары өчен «Кеше һәм фән дөньясы» дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде. Аны физика укытучысы Наталья Чернова студентларда фәнгә, тикшеренүләргә һәм ачышларга кызыксыну максатында уздырды.

Уен бик күп мәгълүматлар бирү белән бергә мавыктыргыч та булып чыкты. Командалар фәнни ачышлар, кызыклы фактлар һәм вакыйгалар атмосферасына чумды.

«Җанатарлар өчен дә „Барысын да белергә телим“ диип аталган уен оештырылды. Чарада катнашучылар күп кенә ачышлар, мәсәлән, электр лампочкасы, ЭВМ, микродулкынлы мич, кәрәзле телефон безнең галимнәр тарафыннан уйлап табылуын, әмма бюрократик хаталар беренчелек хокукын бөтенләй башка кешеләргә дә бирүен белделәр», — ди көллият директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Мария Нуждова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев