Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй музеенда 1нче мәктәп укучылары интерактив викторинада үзләрен сынады

14 мартта бөек физик Альберт Эйнштейнның тууына 145 ел тулды.

Галим ачышларны «әгәр сез алты яшьлек балага берәр нәрсәне аңлата алмыйсыз икән, сез моны үзегез дә аңламыйсыз» принцибы буенча ясаган. Бөек физик истәлегенә һәм Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда 1нче мәктәпнең IX сыйныф укучылары өчен «Фән безгә тормышта ничек ярдәм итә» дигән интерактив викторина узды.

«Кызыклы сораулар, физик тәҗрибәләр балаларга тормышларында булган предметларның тарихын һәм үзлекләрен яхшырак белергә ярдәм итте. Иң мөһиме, алар физик күренешләр безне һәркайда чолгап алуын аңладылар. Егетләр физика законнары буенча үзләрен сынады. Бәйгедә Максим Шишмагаев җиңү яулады», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Фотолар музейдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев