Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй мәктәпләрендә «Парламент сәгате» дәресләре үтте

Бүген Зәй районы мәктәпләрендә бердәм «Парламент сәгате» дәресләре үтте.

«Киләчәкне сайлыйбыз» дип исемләнгән дәрестә укучылар депутатлар белән берлектә тиздән узачак Россия Президенты сайлаулары хакында фикерләштеләр. Әлеге мөһим сәяси вакыйгага җитди карау кирәклегенә басым ясалды.

Зәй шәһәре депутатлары үзләренең сайлау участогы территорияләрендә урнашкан мәктәпләргә килеп "Парламент сәгате"ндә катнаштылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев