Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй ГРЭСы – ут һәм җылылык чыганагы

Иртәгә энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бу бәйрәм, корпоратив чикләрне узып, энергия нәтиҗәлелеге, сәнәгатьне модернизацияләү һәм инновацион идеяләргә битараф булмаган барлык кешенең уртак бәйрәменә әйләнде. Энергетика ялкаулыкны яратмый. Энергетиклар эшендә тәнәфес тә, ял да юк. Энергия системасын бу тармакта эшләүчеләрнең оешканлыгы, системалылыгы, һөнәри осталыгы һәм җаваплылыгы яшәтә.
Шуңа күрә, шәһәребезнең “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячеләре “Ел тәрбиячесе - 2022” Бөтенроссия һөнәри педагогик осталык бәйгесенә “Хөрмәтле падишаһ – электр” темасын сайлап алды.
Дәрестә педагог балаларга электр тарихы, электростанция төрләре, йортларыбызда электрның ничек барлыкка килүе һәм моның өчен нинди һөнәр ияләре булу турында сөйләде. Алай гына да түгел, тәрбияче җитәкчелегендә балалар электр буенча тәҗрибә дә үткәреп карадылар.
Энергетикларның һөнәри бәйрәмендә “Шатлык” балалар бакчасы коллективы һәм тәрбияләнүчеләре аларга зур рәхмәтләрен җиткерә, саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзе теләп кала!
Фотолар "Шатлык" балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Какие же вы молодцы .это так интересно.огромное спасибо всем кто содействие приняли в этой работе. А самое главное ребята так внимательно работают и как важно они выглядят.всем хочется сказать вы супер.шатлык супер .с наступающим новым годом вас дорогие и уважаемые. Заинская местная организации слепых костюченео Мария ф.