Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Укучылар үзләрен сынады

Республикада шул исәптән Зәй районында да «Барысында белем хәл итә: белгечләр белән чишик!» дигән төбәк акциясе үткәрелә. #образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан 4#сдаемвместе2023 #готовимсявместерт #готовимсякГИА

19 декабрьдә Зәйнең 6нчы мәктәбендә  "Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән чишик!» акциясе узды. Әлеге акция балаларның имтиханнарга әзерлек дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Акциянең төп бурычлары IX нчы сыйныфны тәмамлаучыларны ОГЭ форматында дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә балаларга бурычларны хәл итүдә үз көчләрен сынап карау, педагоглар белән бергә контроль-үлчәү материалларының демонстрацион версиясен хәл итү барышында алынган нәтиҗәләрне анализлау.
- Акция эшлекле уен формасында узды, анда оештыручылар, җәмәгать күзәтүчеләре, техник белгечләрнең ярдәмчеләре сыйфатында укучылар үзләре катнашты. Алар бөтен процесска читтән карый алдылар. Күп кенә чыгарылыш укучылары педагоглар, экспертлар белән мондый очрашулардан соң  авырлыкларны җиңеп чыгачакларын яхшы аңлыйлар. Уңышлы әзерлекнең ачкычы - мәктәп тормышы дәвамында  тотрыклылык һәм системалылык булу, - ди район мәгариф идарәсе белгече Венера Әюпова.
Нәтиҗәдә 110 тугызынчы сыйныф укучысы үз көчләрен сынап карадылар һәм үз белемнәрен тикшерделәр. 


#образованиетатарстан #ГИА2024 #сдаемвместетатарстан 4#сдаемвместе2023 #готовимсявместерт #готовимсякГИА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев