Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Туган телдә аралаштылар

Зәй районы Гүлкин авылына бу көннәрдә Казаннан чуваш телендә нәшер ителүче газета журналистлары килде.

Алар әлеге авыл мәктәбендә балаларны ана телендә укыту формасы белән кызыксынды. Билгеле булганча инде берничә ел дәвамында Гүлкин мәктәбендә укучылар өчен чуваш теле дәресләре бирелә.

Кунаклар районыбызның ерак авылына Халыкара туган телләр көне уңаеннан килделәр. «Сувар» республика газетасы баш редакторы Ирина Трифонова, республикадагы Чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Константин Малышев, газета корреспонденты Татьяна Васильева бинасы ук агачтан эшләнгән, туган телне саклау учагы булган мәктәпне күңел биреп күзәттеләр һәм биредә балалар белән алып барылучы һәр эшкә югары бәя бирделәр.

Чара барышында укучылар иҗади кул эшләреннән торган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Биредә нигездә һәр эш чуваш милли орнаментларын кулланып ясалган рәсемнәр, сувенирлар, бәйләү-чигү үрнәкләреннән тора иде. Шулай ук укучылар төрле бәйгеләрдә катнашып яулаган уңышларын дәлилләүче дипломнарын да күрсәттеләр. Балалар кунаклар белән үз туган телләрендә аралашты.

Ә чуваш теле буенча ачык дәресне педагог Максим Куренов бирде. Башлангыч сыйныфлар белән ул тел өйрәнүне чагылдырса, өлкән сыйныфлар белән «Чуваш фольклоры» түгәрәгендә яңа халык җырын өйрәнделәр. Соңыннан матур концерт программасы күрсәтелде. Укучылар чуваш милли җырларын, биюләрен башкарды, үз туган телләрендә «Хәйләкәр төлке» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шулай ук Гүлкин авылы «Палан» фольклор ансамбле чыгышы да чараны бизәде.

Ирина Смирнова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев