Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Сталинград сугышында җиңүгә 81 ел тулу уңаеннан Зәй китапханәсендә чара узды

Зәй үзәк китапханәсендә 3нче мәктәпнең VII сыйныф укучылары катаншында хәрби-патриотик чара уздырылды. Ул Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 81 ел тулуга багышланды.

2 февраль — Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград янында тар-мар иткән көн. Сталинград сугышы — Бөек Ватан сугышында иң зур бәрелешләрнең берсе. 1943 елда бу көнне Совет армиясе Бөек Ватан һәм Икенче Бөтендөнья сугышлары ¬барышында төп борылыш башлануын тәэмин итеп, Сталинград янындагы сугышта немец гаскәрләрен тар-мар итә.

«Сталинград — батырлык, ныклык, фидакарьлек символы. Чарада катнашучылар Сталинград сугышы һәм анда сугышчыларыбызның батырлыклары турында мәгьлүмат алдылар», — ди китапханәче Елена Тимофеева.

Укучылар шигырьләр укыдылар, Волгоградтагы Мамай Курганда «Ватан-Ана чакыра» скульптурасы турында мәгълүмат бирелде, шул еллардагы видеоларны карадылар. Моннан тыш, Сталинград сугышы вакыйгаларын тасвирлаган сәнгать әсәрләре, очерклар җыентыклары һәм рәссамнарның картиналары белән таныша алдылар.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев