Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Мирный бистәсендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган әдәби чара узды

Әлеге чарада мәдәният хезмәткәрләре балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

12 мартта Мирный бистәсе мәдәният йортында шәһәр китапханәсе белән берлектә районда Батырлык һәм бердәмлек елына багышланган Муса Җәлил истәлегенә чара узды.

Алып баручылар 5нче мәктәпнең IV сыйныф укучыларына каһарман шагыйрьнең гади халыкның азатлыгы һәм бәхете өчен бирелгән кыска һәм ялкынлы тормышы турында сөйләделәр. Чара кунаклары Фәния Әгъзамова һәм Фаина Сизова Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар һәм патриотик җырлар башкардылар.

«Чарада катнашучылар шагыйрьнең шигъри иҗаты, „Моабит дәфтәрләре“ белән таныштылар, татар әдәбиятының шигъри бите тарихыннан яңа белемнәр алдылар», — ди әдәби кичәне оешытручы мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев