Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Якты Күлдә Россия Конституциясе көне уңаеннан мәгълүмат сәгате узды

Якты Күл мәдәният йортында балалар катнашында Россия Конституциясе көненә багышланган «Илнең төп китабы» дип аталган мәгълүмат сәгате оештырылды.

Чарада катнашучыларны Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары белән таныштырдылар.

“Балалар хокукый викторинада актив катнаштылар, Россия Федерациясенең төп символларын искә төшерделәр. Чара барышында туган ил турында шигырьләр яңгырады. Балалар үзләре өчен Конституциянең дәүләт өчен әһәмиятен үзләштерделәр, хокукларны гына түгел, бурычларны да белергә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар”, - ди мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.

Чарага «Мин – Россия гражданы» китап күргәзмәсе дә оештырылды, анда тема буенча әдәбият тәкъдим ителде.

Фото мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев