Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Якты Күлдә балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләштеләр

Район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева Якты Күл мәктәбендә укучылар һәм бакчага йөрүче балалар белән белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрде.

Лилия Писарева балалар белән көнкүрештә, урамда янгын куркынычсызлыгы турында сөйләште, янгын чыккан очракта янгын сүндерүчеләрне чакыру телефоннары номерларын (01, 101,112), шулай ук телефон аша нәрсә әйтергә кирәклеген (исем-фамилияңне, нәрсә януын, янгын чыккан урынның адресын) аңлатты.

Балаларның иминлеген тәэмин итү максатында өйрәнүләр, эвакуация дә үткәрелде.

«Гомумән, уку-тактик өйрәнүләр уңышлы узды, укучылар, бакча балалары һәм укытучылар алларына куелган бурычны төгәл үтәделәр», — ди Лилия Писарева.

Фотолар район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев