Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Чыбыклы мәктәбе укучылары белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләштеләр

14 февральдә район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева Чыбыклы мәктәбендә укучылар белән янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрде.

Лилия Писарева балалар белән көнкүрештә, урамда, мәктәптә янгын куркынычсызлыгы турында сөйләште, янгын чыккан очракта янгын сүндерүчеләрне чакыру телефоннары номерларын (01, 101,112), шулай ук телефон аша нәрсә әйтергә кирәклеген (исем-фамилияңне, нәрсә януын, янгын чыккан урынның адресын) аңлатты. Укучылар бинадан эвакуацияләү кагыйдәләрен һәм беренчел янгын сүндерү чараларын ничек кулланырга икәнен белделәр.

Шулай ук инспектор һөнәри юнәлеш бирү максатында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уку йортларына укырга керү тәртибе, эшчәнлекләре турында сөйләде.

Фото район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев