Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

9 декабрь-коррупциягә каршы көрәш көне

Зәйдә коррупциячел гамәлләргә каршы көрәш буенча профилактик сәгать узды.

Зәйнең “Яшьлек” яшьләр үзәгендә укучылар катнашында “Коррупциягә –юк!” профилактик сәгате үтте. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан әлеге темага яшьләр белән шәһәр прокуроры урынбасары Илнур Мөстәкыймов аралашты.

Үз чыгышында Илнур Хәлилович прокурор хезмәте турында сөйләде, әлеге һөнәр ияләренең коррупциячел гамәлләргә каршы алып баручы эшчәнлеген бәян итте. Шулай ук законда мондый хокук бозуга каралган маддәләр, җаваплылык турында җентекләп сөйләде. Админстратив, җинаять эшләренең нинди очракларда кузгатылуын кайбер мисаллар белән күрсәтте. Укучыларның ришвәтчелек темасына булган күпсанлы сорауларына җавап бирде.

- Коррупциячел гамәлләргә каршы көрәш - ул федераль дәүләт органнары эшчәнлеге генә түгел, ул җирле үзидарә, җәмәгатьчелек институтлары, оешмалар һәр гражданның бергә башкарылырга тиешле эше. Мондый гамәлләргә карата без һәрберез битараф булмаганда гына коррупцияне авызлыклап була, - диде ул.

Шулай ук сөйләшүләр барышында нәрсәнең ришвәт , ә нәрсәнең бүләк булуы турында фикер алышуда бик җанлы барды. Балалар коррупциячел гамәлләр турында шул рәвешле тагын бер кат тирән мәгълүмат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев