Зәйнең үзәк китапханәсендә патриотик дәрес үтте
Кичә шәһәрнең үзәк китапханәсендә студентлар өчен “Блокадалы сызык артында” дигән темага патриотик дәрес үтте. Ул Ленинград блокадасының өзелүенә 80 ел тулуга багышланган иде.
Чара барышында балалар Ленинград блокадасының өзелүе һәм 1943 елда ленинградлыларның йөрәгендә өмет уяткан “Искра” операциясе турында белделәр.
Сугыш елларында балалар һәм яшүсмерләр өлешенә төшкән аянычлы язмыш, дошман белән ничек көрәшүләре, халкының ныклыгы хакында фикерләр алыштылар. Яшь блокадалы Таня Савичеваның тормыш юлы һәм Бөек Ватан сугышы символларының берсе булган- көндәлеге хакында сөйләделәр.
Чарада катнашучылар бөтен ил өчен авыр чорларда ленинградлыларның авыр тормышын күрсәтүче видеороликларны кызыксынып карадылар. Китапханәченең сорауларына җавап бирделәр.
Чара ахырында блокада вакытында һәлак булган ленинградлылар истәлегенә шәмнәр кабызылды.
Фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев