Зәйнең үзәк китапханәсендә май чабу бәйрәмен каршы алдылар
Рус халкының бик күп кызыклы бәйрәмнәре бар, иң истә калырлык бәйрәмнәрнең берсе – «коймак атналыгы» яки Май чабу бәйрәме.
Мәҗүсиләр чорыннан бирле ул кыш озатуны һәм яз каршылауны аңлата. Традицияләр буенча, кышкы йокыдан уяну һәм җылы көннәрне көч белән каршы алу өчен, һәр май чабу көнен күңелле бәйрәмнәр белән каршыларга кирәк.
Шәһәрнең үзәк китапханә хезмәткәрләре дә традицияләрдән читтә калмады. 3нче мәктәпнең IV сыйныф укучылары белән бергә әйлән-бәйлән уеннары, бәйгеләр оештырып чын май чабу бәйрәмнәрен каршы алдылар.
Бәйрәм барышында уеннар, мәзәкләр күп булды, рус халык җырлары һәм такмаклары яңгырады. Ике командага бүленеп, балалар "Әтәчләр сугышы", "Русча бию", "Капчыкта сикерү", "Елга" кебек күңелле уеннарда һәм бәйгеләрдә ярыштылар. Бу бәйрәмгә багышланган мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Бәйрәм чәй өстәле артында коймаклап чәй эчү белән тәмамланды.
Фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев