Зәйнең талантлы игезәк кызлары мәртәбәле бәйге җиңүчеләре
Абхазиядә бу көннәрдә балалар-яшүсмерләр иҗаты буенча «Без границ. Юниор» XIV Халыкара фестивале бара. Әлеге мәртәбәле фестивальдә Зәйнең «Азаль» вокаль-хореография ансамбле солистлары игезәк кызлар Зарина һәм Риана Гариповалар да катнаша.
Фестивальдән килеп ирешкән хәбәрләр куанычлы. Кызлар дуэты II дәрәҗә дипломга лаек булган, ә Зарина аерым башкаручылар арасында үз яшь төркемендә I дәрәҗә лауреат исемен яулаган.
Халыкара бәйгене оештыру комитеты яшь талантларны үстерүгә һәртөрле ярдәм күрсәтүче район башлыгы Разиф Кәримовка Рәхмәт хаты юллаган.
Кызларны бәйгегә әзерләүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина белдерүенчә, район хакимияте тарафыннан балаларны төрле конкурсларда катнаштыруга, аларга сәхнә костюмнары әзерләүгә зур игътибар бирелә.
«Һәр баланың уңышы сөенечле. Шунысы бар, аңа бары тик бердәм көч куйганда гына ирешергә була. Бездә исә район хакимияте дә, әти-әниләрдә бер максатта эшли, шуның нәтиҗәсендә уңышларыбыз бар», — ди ул.
Зарина һәм Риана Гариповалар әлеге җиңүләре белән кыш көне Санкт-Петербургта үткәреләчәк фестивальдә катнашу хокукы да алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев